Четверг, 02.05.2024, 23:21
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова с. Байлянгар" Кукморского муниципального района РТ         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге                                            урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 91
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Учителя начальных классов. Башлангыч сыйныф укытучылары

 
 
 
 
Әминова Сәрбиназ Нургали кызы 1924 нче елның 19 июнендә Кукмара районы Саз-Тамак авылында туган. Байлангар җидееллык мәктәбен, 1949 нчы елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1952-1983 нче елларда Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Эш стажы - 41 ел.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Харисова Ләүхия Галимҗан кызы. 1931 нче елда Кукмара районы Каенсар авылында туган. 1949 нчы елда Байлангар җидееллык мәктәбен тәмамлаган. 1951 нче елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1960 нчы елдан башлап Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Педагогик стаж 37 ел.






 

 

 

1964 елның 19 октябрендә Кукмара районы Саз-Тамак авылында туган. 1972-1980 нче елларда Саз - Тамак башлангыч, Байлангар урта мәктәпләрендә белем алган. 1984 нче елда Арча педагогия училищесын, 2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлаган. 1984 нче елдан Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Педагогик стажы - 25 ел. Бүләкләре: Кукмара районы администраөиясенең Мактау грамотасы (2006 ел), ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2008).
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1968 нче елның 27 декабрендә Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туган. Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбендә белем алган. 1988 елда Арча педагогия училищесын, 2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлаган. 1993 елдан Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Педагогик стажы - 21 ел. Бүләкләре: район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (2006 ел), 2008 елда районның "Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы" исеменә лаек була.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1970 елның 21 октябрендә Кукмара районы Шепшеңәр авылында туган. Саба районы Завод - Нырты сигезьеллык мәктәбендә белем алган. 1989 елда Казан педагогия училищесын, 1995 елда Казан дәүләт педагогика университетының табигый география факультетын тәмамлаган. 1989 елдан Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Педагогик стажы - 20 ел. Бүләкләре: 1996 елда мәктәпнең "Ел укытучысы" исеменә лаек була, шул укелда район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

 

 
 
 


 
 

 
Рахматуллина Алсу Дамировна 1982 нче елның 22 нче декабрендә Кукмарапоселогында туган. 2001 елдда Арча педагогика көллиятен, 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетын тәмамлыйю 2006 елдан Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Педагогик стажы - 10 ел.
Время
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Погода
Кукмара
Найди свой город
Школа
Счетчик
счетчик посещений
...
браузеры

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz