Суббота, 20.04.2024, 03:01
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова с. Байлянгар" Кукморского муниципального района РТ         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге                                            урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 91
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Наша семья. Безнең гаилә

                      Безнең гаилә

Әтием - Хисамиев Альфред Мөнавирович 1971 нче елның 13 нче ноябрендә Кукмара районы Нормабаш авылында туа. Ул 1980-1989 нчы елларда Байлангар урта мәктәбендә белем ала.1994 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар бүлеген тәмамлый. 1994 нче елдан башлап Байлангар урта мәктәбендә физика, информатика,сызым дәресләрен укыта башлый.1995 елда әнием Гөлшат белән тормыш коралар. 2002 нче елда Казан Дәүләт Педагогия университетының математика-информатика бүлеген читтән торып тәмамлады. Мәктәптә эшләү дәверендә әтием үзен тырыш, таләпчән, гадел, сәләтле укытучы итеп танытты. Ул мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнде. 2007 нче елда район башлыгының "Белем бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен”дигән грамота белән бүләкләнә. 2009 нчы елда”Ел укытучысы” конкурсында лауреат исеман алды. "Педагогик эшчәнлек мастеры” номинациясендә җиңүче булды. 2011 елда "Использование современных информационно-коммуникационных технологий в образовательной деятельности" Республика конкурсында III урын алды. 






 
Әнием - Хисамиева Гөлшат Тимергазимовна 1970 нче елның 20 нче ноябрендә Кукмара районы Байлангар авылында туа. Ул 1978-1988 нче елларда Байлангар урта мәктәбендә белем ала. 1995 елда Казан Дәүләт педагогик университетның рус филология бүлеген тәмамлый. 1995 елдан башлап Байлангар урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1995 елда әтием Альфред белән тормыш коралар. Мәктәптә эшләү дәверендә әним үзен тырыш, таләпчән, гадел, сәләтле укытучы итеп танытты.Ул мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнде. 2009 нчы елда "Ел педагогы - 2009" дигән грамота белән бүләкләнде. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Мин - Хисамиева Гүзәл Альфредовна 1996 нчы елның 13 нче июнендә Кукмара районы Байлангар авылында тудым. 2002 елда Байлангар гомуми урта белем бирү мәктәбенә укырга кердем. Хәзер вакыттаБайлангар гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфында белем алам. Мәктәптә гел 5 ле билгеләренә генә укыйм. Аеруча физика, математика, информатика, рус һәм татар телен яратам. Бериничә елдан бирле олимпиадаларда, конкурсларда уңышлы гына катнашып барам. 2008 елда биологиядән район олимпиадасында III урын, 2009 елда физикадан район олимпиадасында I урын, физикадан интеллектуаль Чемпионатта I урын, 2010 елда физикадан район олимпиадасында призёр, Р. И. Утямышев исемендәге  Ачык республика фәнни - тикшерү укучылар конференция " Мое Я в Большой науке"  да лауреат булды,  физикадан интеллектуаль Чемпионатта I урын алдым.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Сеңлем - Хисамиева Әлфинә Альфред кызы 19 нче октябрьдә Кукмара районы Байлангар авылында туа. 2004 нче елда Байлангар гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 сыйныфына керде. Хәзерге вакытта Байлангар гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында 4 һәм 5 билгеләренә укый. Сеңлем дә тәрле конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый. 2011 елда "Свежий ветер" хореографик коллективлар һәм аерым башкаручылар арасында дипломант булды.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
Энем - Хисамиев Рүзәл Альфред улы 2005 елның 1 ноябрьендә Кукмара районы Байлангар авылында туа. Хәзерге вакытта Байлангар мәктәпкәчә белем бирү  йортында тәрбияләнә.

Время
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Погода
Кукмара
Найди свой город
Школа
Счетчик
счетчик посещений
...
браузеры

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz