Вторник, 23.04.2024, 16:05
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова с. Байлянгар" Кукморского муниципального района РТ         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге                                            урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 91
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Учителя химии и биологии

   Саттарова ( Шакирзянова) Дания Мәгъсүм кызы 1936 елның 13 октябрендә Татарстан республикасының Кукмара районы Түбән Казаклар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ( 1944 – 1948 еллар), урта белемне Зур Сәрдек урта мәктәбендә (1948 – 1954 еллар) ала. 1954 – 1957 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агрономлыкка укый. Аны кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң, ике ел агроном булып эшли. 1959 елда Байлангар урта мәктшәбенә химия һәм биология фәннәре буенча укытучы булып урнаша. 1960 елда Казан дәүләт университетына укырга керә һәм 1966 елда биолог, ботаник һәм урта мәктәпнең химия һәм биология укытучысы дигән квалификацияләр алып тәмамлый. Байлангар урта мәктәбендә 33 ел химия һәм биология фәннәрен укыта. Мәктәптә эшләү дәверендә ул шулай ук кабинет һәм түгәрәк җитәкчесе, мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдире вазифаларын да башкара.
 
 
 
 
  Рахматуллин Равил Рахматулла улы 1950 елның 23 февралендә Кукмара районы Байлангар авылында туа. 1966 елда Байлангар сигезьеллык мәктәбен, 1969 елда кичке мәктәпне тәмамлый. 1966-1972 елларда колхозда бригадир ярдәмчесе, ындыр бригадиры булып эшли. 1972 елда Байлангар урта мәктәбендә лаборант булып эшли башлый. 1978 елда биология укытучысы итеп билгеләнә. 1993 елга кадәр ул әлеге ике эшчәнлекне бергә алып бара. Ул эшләгән дәвердә лаборатория өчен шкафлар, суыру шкафы эшләнелә, лаборатория лаборатор һәм практик эшләрне башкару өчен җиһазлар, реактивлар белән тәэмин ителә. 1978-1983 елларда Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. 1993 елда үз теләге белән эштән китә. Хәзерге вакытта Байлангар авылында яши.
 
 
 
 
 НәҗиповХалит Габделмәлик улы 1963 елның 4 февралендә Зур Кукмара авылында туа. 1971-1978 елларда Зур Кукмара сигезьеллык мәктәбендә, 1978-1980 елларда Кукмара №1 мәктәбендә укый. 1981 елда Оренбург өлкәсендә сержантлар мәктәбен тәмамлый. 1981-1983 елларда Германиядә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтеп кайта. 1990 елда Казан дәүләт педагогия институтын химия-биология укытучысы белгечлеге алып тәмамлый. 1987- 1992 елларда Байлангар урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. 1992 елда Кукмара район эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. 1992-1994 елларда Кукмара район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекция инспекторы (лейтенант дәрәҗәсе ала), 1994-1996 елларда өлкән инспектор (өлкән лейтинант), 1996-1997 елларда район эчке эшләр бүлеге эзәрлекләү хезмәтенең өлкән оператив хезмәткәр (капитан), 1997-1999 елларда районэчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе башлыгы, 1999-2000 елларда эчке эшләр бүлеге начальнигының кадрлар буенча урынбасары (майор) булып эшли. 2000-2003 елларда криминаль милиция башлыгы һәм эчке эшләр бүлеге начальнигының беренче урынбасары булып эшли. 2000-2004 елларда Казан юридик академиясендә белем ала. 2003-2007 елларда Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшли. Хәзерге вакытта Казан шәһәре эчке эшләр бүлегендә эшли.
 
   Гарифуллина (Абдуллина) Фәридә Шәрәп кызы 1965 елның 28 октябрендә Кукмара районы Березняк авылында туа. 1973-1981 елларда Березняк сигезьеллык мәктәбендә, 1981-1983 елларда Ош-Юмья урта мәктәбендә укый. 1983-1985 елларда Березняк сигезьеллык мәктәбендә тәрбияче булып эшли. 1985-1990 елларда Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетында укый. 1990-1992 елларда Кукмара Агрохимия берләшмәсендә лаборант булып эшли. 1992 елда Байлангар урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәре укытучысы булып эшли башлый.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Д.М. Саттарова мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар белән эш вакытында
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ф.Ш. Гарифуллина район укытучылары алдында дәрес бирә. 2007 ел
Время
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Погода
Кукмара
Найди свой город
Школа
Счетчик
счетчик посещений
...
браузеры

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz