Четверг, 18.04.2024, 17:30
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова с. Байлянгар" Кукморского муниципального района РТ         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге                                            урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 91
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

О школе. Мәктәбем турында

школа
Из истории школы
 Год образования школы – 1916. С 1924 года дает 4-летнее начальное образование. Ежегодно обучаются 80 – 100 учащихся. А в 1936-37 учебном году построено новое здание, школа преобразуется в 7-летнюю, потом в 8-летнюю школу. В 1965 году сдано на эксплуатацию одноэтажное кирпичное здание школы. С 1966 года работает как средняя сельская национальная школа. Первый выпуск – в 1968 году. За эти годы (43 выпуска) школу окончили 1141 учащихся. Из них – 23 золотых и серебряных медалистов, 7 победителей и призеров Республиканских, 122 – районных предметных олимпиад, 8 чемпионов Республики Татарстан по национальной борьбе, есть кандидат в мастера спорта по этому виду спорта. В школе обучались Герой Советского Союза Загидуллин Ф.З., писатель Насыбуллин М.Н., Назмиев Т.С., ученые, инженеры, врачи, учителя. Школа имеет тесную связь с учреждениями села, заинтересованными в воспитании детей. За длительный период существования школой создано много хороших традиций, которые поддерживаются до настоящего времени. В 2003 – 2009 гг. проведен капитальный ремонт здания школ. В 2003-2009 г.г. построены и оборудованы столовая, спортзал, тамбур с гардеробом, пристрой для начальных классов.
 

Школа сегодня

  Сегодня школа – это 108 учащихся, 11 класс-комплекта, 22 учителя, из них 7 имеет высшую квалификационную категорию, 12 – первую, 3 – вторую, 45 % учителей – выпускники нашей школы. 2 учителя имеют звание «Почетный работник общего образования РФ», 3 – награжден Почетной грамотой МО РФ, 1 – отличник народного просвещения РФ, 1 – Заслуженный учитель школы РТ. В 2010 году школа стала призером Республиканского конкурса «Красивая школа», заняла 2 место, награждена Дипломом МО и Н РТ. 80 – 85% выпускников ежегодно поступают в ВУЗ и ССУЗы. Активно участвуют и побеждают в предметных олимпиадах. Накоплен большой опыт по внедрению воспитательных технологий в образовательный процесс.
 
 
Укыту-тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәләре.
  Бу эшчәнлек укыту-тәрбия планы нигезендә барды. XI сыйныфны 2 укучы тәмамлады, шулардан 1 укучы (Шакиров Ильмир) Көмеш медальгә лаек булды. БДИ 3 предметтан уңышлы тапшырылды. Нәтиҗәләр уртача район күрсәткеченнән югарырак булды. 9 сыйныфны 12 укучы тәмамлады. Район предмет интеллектуаль бәйгеләрендә 10 укучы призлы урын яулады. (I урын – 3 укучы, II урын – 4 укучы, III урын – 3 укучы). 5 укучы
  Республика предмет бәйгеләренең район турында җиңүче булды. Шулар арасыннан икесе I урын яулауга иреште (Шәмсетдинова Фәнүзә, Хисамиева Физәлия). Алар татар теленнән Республика бәйгесендә катнаштылар, зур җиңүгә ирештеләр – бәйге призерлары булдылар (укытучылары Вакказова Б.З., Шәмсетдинов Г.М.) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр. 9 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Алисә Республикада татар теленнән җиңүче булды. Ул шулай ук Татфондбанк тарафыннан оештырылган "Авылның 100 талантлы баласы” конкурсында катнашты, җиңеп чыгып, бер ел буе 1000 сум стипендия алу хокукын яулады (бу – мәктәп тарихында тәүге зур вакыйга булды).
  Укучыларыбыз район, республика, регионара конкурсларында, бәйгеләрендә, ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. 62 укучы призлы урыннар яуладылар. Татарча көрәш, киокусинкай каратэ, баскетбол, хоккей секцияләре, предмет түгәрәкләре нәтиҗәле эшләде.
Ә иң зур уңышыбыз – мәктәбебез "Матур мәктәп” республика бәйгесендә катнашып, "Шәхес мәктәбе” номинациясендә 2 урынны яулады һәм 50 меңлек грант белән бүләкләнде. Шул ук проект белән "Матур мәктәп” Халыкара конкурсында да катнаштык, аны ЮНЕСКО планы нигезендә Казанда үткәрделәр. Халыкара сертификатка лаек булдык.
2010 елда мәктәп түбәндәге район конкурсларында уңышка иреште: «Юннат-2010» район күргәзмә - конкурсында «Яшел аптека» номинациясендә җиңүче, «Кар шәһәрчекләре» конкурсында гомуми урта белем мәктәпләре арасында 2 урын, Профилактик отряд газетасы - 2 урын "Юл хәрәкәте кагыйдәләре” конкурсында -3 урын, «Аҗаган» хәрби –спорт уеннарында «Медицина» бүлегендә җиңүче-1 урын, мәктәп интернет-сайтлар конкурсы-3 урын яуладык.

Кадрлар белән эшчәнлек.

  Мәктәптә 22 укытучы белем бирә. Укытучыларның 96% югары белемле, 6 укытучы – югары (быелгы аттестация нәтиҗәләре буенча 5 укытучы югары категорягә лаек булды), 9 укытучы – I, 7 укытучы – II нче квалификацион категориягә ия.
 Вакказова Б.З. - 2010 елда эш тәҗрибәсе Татарстан Укытучылар белемен күтәрү институтында гомумиләштереп китап булып басылып чыкты. «50 инновационных идей в педагогической науке» конкурсында катнашты, Татар теленнән Республика предмет бәйгесендә1 урынны яулаган укучыны әзерләгән өчен ТР Мәгариф Һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Ул шулай ук Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасы белән бүләкләнде.
 Хисамиев А.М - укытучыларның «Мой лучший урок» Бөтенроссия күләмендә үткән мастерлык программалары конкурсының район этабында физикадан 1 урын
 Галиева Ә.Н. – ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Укытучыларның «Мой лучший урок» Бөтенроссия күләмендә үткән мастерлык программалары конкурсының район этабында - математикадан 3 урын.
 Рәхимова Р.К. – "Иң яхшы башлангыч сыйныфлар кабинеты” район конкурсында 3 урын.
 Нәҗипова Л.М., Гарифуллина Ф.Ш. – аларның эш тәҗрибәсе "Матур мәктәп” республика конкурсында төп нигез итеп алынды.
 Нәҗмиева Флүзә - «Ел укытучысы-2010» район конкурсында катнашып, Сертификатка лаек булды, педагогларның «Укытучы хезмәтеннән укучы хезмәтенә» темасына үткән V регионара конкурсында "Иҗади уңышларга ирешкән өчен” Сертификат белән бүләкләнде. Укытучылар сабантуена сөлгеләр чигү конкурсында катнашып, 1 урынга лаек булды.
 Абдуллин В.М.- педагогларның «Укытучы хезмәтеннән укучы хезмәтенә» темасына үткән V регионара конкурсында ”Художественный номер” номинациясендә 1 урынны яулады, Диплом белән бүләкләнде.
 Әминова Ф.З.- проект методы кулланып укыту-методик эшләнмәләр район конкурсында 1 урынны алды.
 Хисамиева Г.Т. – Яңа информацион технологияләр куллану буенча республика конкурсының район этабында "Иң яхшы укыту методик эшләнмә” номинациясендә призер булды.
Ел дәвамында 4 тапкыр ата-аналар җыелышы, 10 тапкыр педагогик киңәшмә, директор, директор урынбасарлары каршында киңәшмәләр, методик совет утырышлары үткәрелде. Барлык әти-әниләрнең дәрескә килүенә ирештек. Уку елының икенче яртыеллыгында тагын бер тапкыр дәресләрдә булуны бурыч итеп куябыз.
Мәктәпнең эш тәҗрибәсен өйрәнү.
 Узган ел мәктәптә Балтач һәм Кукмара районы физика укытучыларының районара семинары, район укытучыларының январь киңәшмәсе, башлангыч сыйныф укытучыларының район семинарлары оештырылып, уңышлы үтте. Аларда дәресләр, күмәк эшләр, дәрестән тыш чаралар күрсәтелде.
 Мәктәптә ТР Язучылар союзы җитәкчесе, шагыйрь И.Ибраһимов, шагыйрь, "Казан утлары” журналы редакторы Р.Фәйзуллин, галим, профессор Ф.Галимуллин, шагыйрьләр Г.Морат, М.Галиев, Л.Лерон, Ш.Мостафин, Р.Рахман, журналист Г.Ризванов, "Салават күпере”, "Сәхнә” журналлары редакторы, прозаик З.Хөснияр якташыбыз Г.Моратның 50 яшьлек юбилее кысаларында булдылар. "Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире М.Сәфәров җитәкчелегендә редакция хезмәткәрләре укучылар белән очраштылар. ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең профсоюз комитеты җитәкчесе Ю.П.Прохоров мәктәп эшчәнлеге белән танышты. "Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе "Мәктәп тарихы” музее эшчәнлеген төшереп, "Хәерле иртә” тапшыруында күрсәтте.
Укытучы Абдуллин В.М. тарафыннан үткәрелгән "Парламент дәресе”ндә Россия Дәүләт думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов катнашты. "Белем бәйрәме”нә ТР республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе С.А.Крайнов килде.
Укытуның матди базасын ныгыту.
Белүебезчә, 2009 елда капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Укучыларга белем һәм тәрбия алу, укытучыларга хезмәт итү өчен эш шартлары тамырдан яхшырды. Бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып яңа информацион технологияләрне укыту һәм тәрбия процессына уңышлы кертү һәм куллану мәсьәләсе тора. "Электрон мәктәп” программасы гамәлгә керә. ТР Президенты Р.Н.Миннеханов карары белән барлык укытучыларны ноутбуклар, ә мәктәпләрне яңа компьютерлар белән тәэмин итү тормышка ашырыла. "Укытучыга – компьютер” конкурсында җиңүче буларак, безнең мәктәпкә беренчеләрдән булып 19 ноутбук, 6 яңа компьютер бирелде. "wai-Fai” югары тизлекле интернет системасы монтажланды. Бу укыту процессын яңа таләпләргә нигезләнеп коруга зур этәргеч ясый. Мәктәптә электрон журнал, электрон көндәлек системасы гамәлгә керде. Ата-аналар өйдәге компьютер аша мәктәптә укыту-тәрбия эше барышын, баланың билгесен, өй эшләрен, үтелгән материалны карый алачак.
Төбәгебез иганәчеләре ярдәме белән укучылар сабантуен, "Укытучы елы” кысаларында укытучылар бәйрәмен үткәрдек. "Салават күпере” журналы редакциясе (баш мөхәррире Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе З.Хөснияр) китапханәне һәм укыту кабинетларын җиһазлауда мебельләр белән ярдәм итте.
 Мәктәпне лицензияләү эше алып барылды. Бу процесс елдан-ел катлаулана. Санитар-эпидемиологик, янгын куркынычсызлыгы күзәтүе инспекциясе рөхсәтләрен алу аеруча мәшәкатьле. Ниһаять, барлык документлар тупланып, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының уку йортларын лицензияләү бүлегенә тапшырылды, комиссия карары чыкканын көтәбез. Лицензия алынгач, министрлык комиссиясе килеп, барлык эшчәнлек, документация торышы белән танышачак, укучыларның белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен ачыклау уздырылачак. Бу – аккредитацияләү дип атала. Мәктәпнең яңа уставын эшләү, кабул итү, регистрацияләү эшләре барды. Коллектив алдында шушы зур бурыч тора.
Проблемалар.
Һәр гаиләдә компьютер булдыру һәм аны интернетка тоташтыру. Һәр гаиләдәге баланы чаңгылы итү. 9, 11 сыйныфларда БДИне уңышлы бирү өчен хәзерлек. Вакказов Х.Г. - мәктәп директоры
Время
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Погода
Кукмара
Найди свой город
Школа
Счетчик
счетчик посещений
...
браузеры

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz