Әминова Сәрбиназ Нургали кызы 1924 нче елның 19 июнендә Кукмара районы Саз-Тамак авылында туган. Байлангар җидееллык мәктәбен, 1949 нчы елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1952-1983 нче елларда Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Эш стажы - 41 ел.

Харисова Ләүхия Галимҗан кызы. 1931 нче елда Кукмара районы Каенсар авылында туган. 1949 нчы елда Байлангар җидееллык мәктәбен тәмамлаган. 1951 нче елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1960 нчы елдан башлап Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Педагогик стаж 37 ел.
1964 елның 19 октябрендә Кукмара районы Саз-Тамак авылында туган. 1972-1980 нче елларда Саз - Тамак башлангыч, Байлангар урта мәктәпләрендә белем алган. 1984 нче елда Арча педагогия училищесын, 2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлаган. 1984 нче елдан Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Педагогик стажы - 25 ел. Бүләкләре: Кукмара районы администраөиясенең Мактау грамотасы (2006 ел), ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2008).



Рахматуллина Алсу Дамировна 1982 нче елның 22 нче декабрендә Кукмарапоселогында туган. 2001 елдда Арча педагогика көллиятен, 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетын тәмамлыйю 2006 елдан Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Педагогик стажы - 10 ел.