Пятница, 17.05.2024, 09:15
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова с. Байлянгар" Кукморского муниципального района РТ         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге                                            урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Меню сайта
Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 91
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

8 класс электричество
[ Скачать с сервера (799.5 Kb) ] 05.02.2011, 19:58
  Ачык дәрес планы.( 8 нче сыйныф)
Тема: Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплау.
Максат: 1. Электр тогы, ток зурлыгы, көчәнеш, Ом законы һәм үткәргечнең каршылыгы темаларын кабатлау, гомумиләштерү.
2. Мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда физика фәненә кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү.
Дәрес тибы: катнаш (комбинированный). Дәресне җиһазлау: Дәрес компьютер классында үткәрелә. Укучылар парлап компьтерлар артына утыралар, һәр парта бер команда. Дәрес материаллары (презентация) интерактив такта, телевизор яки проектор ярдәмендә зур экранда күрсәтелә. Практик өлеше компьютерларда башкарыла. Күрсәтмә материаллар: төрле озынлыкта һәм юанлыктагы нихром, алюминий чыбыклар.
Дәрескә әзерлек. Дәрес материалын кабатлау һәм мәсьәләләрне анализлап чишү өчен презентация әзерләнә. Компьютерда электрон приборлар ярдәмендә электр чылбыры җыю һәм лампаның каршылыгын исәпләп табу өчен "Начало электроники” дигән программа урнаштырыла. Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен "VIPTest” программасына тестлар әзерләнә. Дәреснең йомгаклау өлешенә команда номеры, укучыларның исем-фамилияләре язылган таблица ясала.
Дәрес барышы. Хәерле көн. Исәнмесез, укучылар. Рәхмәт. Матур, төз итеп утырыгыз. Безнең бүгенге дәреснең темасы "Үткәргечләрнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплау”.
Максат: Электр тогы, ток зурлыгы, көчәнеш, Ом законы һәм үткәргечнең каршылыгы темаларын кабатлау, гомумиләштерү. Мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү, ныгыту. Дәресне 4 этаптан торган, үзара ярыш формасында төркемнәргә бүленеп үткәрербез. Һәр парта бер команда. Сезнең җавапларны һәр этапта баллар белән бәяләп, йомгаклау өлешендә нәтиҗә ясарбыз.
1. Электр тогы буенча белемнәрне гомумиләштерү.
2. Мәсьәләләр чишү. Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешен хисаплауга мисаллар.
3. Практик эш. Электрон приборлар ярдәмендә электр чылбыры җыю һәм лампаның каршылыгын исәпләп табу.
4. Тест. ("VIPTest” 10 сорау) Ток зурлыгы. Көчәнеш. Каршылык. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы. Йомгаклау.
1 нче этап. Электр тогы буенча белемнәрне гомумиләштерү.
1 нче сорау. Нәрсә ул электр тогы? Үткәргечтә электр тогы булдырып тору өчен нәрсә эшләргә кирәк? Корылмалы кисәкчекләрнең тәртипле (юнәлешле) хәрәкәте электр тогы дип атала. Үткәргечтә электр тогы булдыру өчен, анда электр кыры барлыкка китерергә кирәк. Үткәргечләрдә электр кырын барлыкка китерү һәм озак вакытлар булдырып тору өчен, электр тогы чыганаклары кулланыла.
2 нче сорау. Сез нинди электр тогы чыганакларын беләсез?
Аларда нинди энергия әверелешләре була? Электрофор машинасы, генераторлар – механик энергияне электр энергиясенә әверелдерә. Термоэлемент – җылыткычның эчке энергиясен, электр энергиясенә әверелдерә. Фотоэлемент – яктылык энергиясен, электр энергиясенә әверелдерә. Гальваник элементлар һәм аккумуляторлар – химик энергияне, электр энергиясенә әверелдерә.
3 нче сорау. Электр чылбыры нинди өлешләрдән тора? ( Анимация күрсәтелә) ток чыганагы, үткәргеч чыбыклар, өзгеч, электр лампасы, амперметр, вольтметр.
4 нче сорау. Электр тогының нинди тәэсирләрен беләсез?
Алар кайларда кулланыла? (Анимаия)
1. Җылылык тәэсире көндәлек тормышта кулланыла торган күп кенә электр приборларында, электр плитәсе, үтүк, лампа, паяльник, металларны эретү һәм ябыштыру эшендә кулланыла.
2. Токның химик тәэсире промышленностьта алюминий һәм бакыр җитештерү эшендә, металларның өслеген никель, хром һәм башка элементлар белән каплаганда, аккумуляторларда файдаланыла.
3. Электр тогының магнитик тәэсиренә нигезләнгән күп кенә электр зурлыкларын үлчи ала торган физик приборлар (гальванометр, амперметр, вольтметрлар) бар.
4. Табигатьтә, тормышта электр тогының башка тәэсирләре дә күзәтелә. Мәсьәлән: төрле яктырткычлар, рекламалардагы неон лампалары электр тогы тәэсирендә газларның яктыруына нигезләнгән.
5. Электр тогы белән кайбер авыруларны дәвалау токның физиологик тәэсирен күрсәтә.
5 нче сорау. Ток зурлыгы дип нәрсәне атыйлар? Аны нинди прибор белән үлчиләр? Электр тогының зурлыгы ( I ) үткәргечнең аркылы кисеме аша узган электр корылмасы q ның корылма узу вакыты t га чагыштырмасына тигез. Чылбырдагы ток зурлыгын амперметр белән үлчиләр. Амперметрны бер-бер артлы тоташтырып чылбырга кертәләр. Барлык бүлемтекләрдә дә ток зурлыгы бер үк төрле була.
6 нчы сорау. Нәрсә ул электр көчәнеше?
Көчәнешне нинди прибор белән ничек үлчиләр? Көчәнеш (U)- электр чылбыры бүлемтеге аша 1 Кл электр корылмасын (q) үткәрү өчен башкарылган эшкә ( A) тигез булган физик зурлык ул. Чылбырдагы көчәнешне вольтметр белән үлчиләр. Вольтметр көчәнеше үлчәргә кирәк булган алгычның очларына параллель тоташтырыла.
7 нче сорау. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы. Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгы I шул бүлемтек очларына куелган көчәнешкә U туры пропорциональ, ә аның каршылыгына R кире пропорциональ. I - ток зурлыгы (А), U - көчәнеш (В) R – каршылык (Ом) Ом каршылык үткәргечнең озынлыгына туры пропорциональ, аркылы кисем мәйданына кире пропорциональ булуын һәм үткәргечнең нинди матдәдән ясалган булуына бәйле икәнен тәҗрибәдә таба. ρ - үткәргечнең чагыштырма каршылыгы, l - үткәргечнең озынлыгы, ( м) S- үткәргечнең аркылы кисем мәйданы,( мм²)
8 нче сорау. Бертигез озынлыктагы, төрле юанлыктагы нихром һәм алюминий чыбыкларның кайсы иң зур каршылыкка ия? Ни өчен? Нихром чыбыкның чагыштырма электр каршылыгы, алюминийга караганда зуррак.
9 нчы сорау. Рәсемнәр астында нинди формула яшерелгән? Каршылыкны исәпләү формуласын ничек истә калдырырга?
 2нче этап. Мәсьәләләр чишү. Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешен хисаплауга мисаллар. 1 нче мисал. Фонарь лампасына тоташтырылган вольтметр 12 В күрсәтә, ә лампадагы ток зурлыгын үлчәүче амперметрның күрсәтүе 0,2 А. Лампаның каршылыгы күпмегә тигез?
2 нче мисал. Яктырту челтәрендә кулланыла торган алюминий үткәргечнең озынлыгы 100 м, аркылы кисем мәйданы 2 мм². Мондый үткәргечнең каршылыгы күпме?
3 нче мисал. Озынлыгы 50 м һәм аркылы кисем мәйданы 0,5 мм² булган никелин чыбык 24 В көчәнешле чылбырга тоташтырылган. Чылбырдагы ток зурлыгын табарга. Мәсьәләнең шартын язып чишәбез.
4 нче мисал. Озынлыгы 8 м һәм аркылы кисем мәйданы 0,2 мм² булган нихром үткәргеч очларындагы көчәнешне табыгыз. Ток зурлыгы 250 мА.
3 нче этап. Практик эш. Электрон приборлар ярдәмендә электр чылбыры җыю һәм лампаның каршылыгын исәпләп табу. Күз арыганда, махсус күнегүләр башкарырга тәкъдим ителә. 4 нче этап. Тест. ("VIP Test” 10 сорау)
Категория: Мои файлы | Добавил: альфа
Просмотров: 1951 | Загрузок: 130 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Время
Погода
Кукмара
Найди свой город
Школа
Счетчик
счетчик посещений
...
браузеры

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz