Четверг, 02.05.2024, 11:57
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова с. Байлянгар" Кукморского муниципального района РТ         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге                                            урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Меню сайта
Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 91
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Байлангар урта мәктәп Советы
[ Скачать с сервера (18.5 Kb) ] 11.03.2011, 10:24
Байлангар урта мәктәп Советы ПОЛОЖЕНИЕСЕ
Мәктәп советы составына түбәндәгеләр керә:
 - педагогик коллектив вәкилләре,
- укучылар вәкилләре,
 - ата-аналар, база предприятиесе һәм җәмәгатьчелек вәкилләре.
 Югарыда әйтелгән категорияләрнең һәркайсы совет әгъзаларыннан өчтән бер өлешен тәшкил итә, ә советта кешеләр саны 7 була.
 Чираттагы сайлаулар вакытында советның составы кимендә өчтән бер өлешкә яңартыла (вәкиллекнең һәр группасына пропорциональ рәвештә).
Мәктәп составы кирәк булган саен җыела, әмма бу елына ике тапкырдан да ким булырга тиеш түгел.
 Совет әгъзалары үз вазифаларын җәмәгать башлангычларында үтиләр.
 Совет әгъзалары утырышында катнашучыларның кимендә өчтән ике өлеше тавыш бирсә, совет составындагы барлык категорияләр вәкилләре катнашкан шартларда, мәктәп советы кабул иткән карар дөрес дип атала.
Мәктәп советының үз вәкаләтләре чикләрендә һәм закон нигезендә кабул ителгән карарлары администрация һәм бакча коллективының барлык әгъзалары өчен мәҗбүри.
Мәктәп советы әгъзасы теләсә нинди мәсьәләне тикшерүне таләп итә ала, әмма моның өчен аның тәкъдимен совет әгъзаларыннан өчтән бер өлеше яклавы кирәк.
 Совет эшенең төп юнәлешләре Совет эшенең эчтәлегемәктәп коллективы хәл итә торган төп бурычлар белән билгеләнә.
 Совет утырышы карарларының үтәлешен, коллектив әгъзаларының тәкъдимнәрен һәм тәнкыйть фикерләрен тормышка ашыруны контрольдә тота.
Совет укыту-тәрбия эшен камилләштерүнең төп юлларын билгели.
Беренче юнәлеш:
- педагогик хезмәткәрләр алып бара торган укыту һәм тәрбия эшенең сыйфатын билгели һәм бу эшкә тиешле бәяне бирә;
 - җәмәгатьчелек фикерен, укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен өйрәнә, алынган мәгълүматлар нигезендә мәктәптә тәрбия эшен камилләштерү юлларын эзләүне тормышка ашыра;
 - ата-аналарны һәм җәмәгатьчелекне укучыларның ялын оештыруга тарту эшен алып бара;
 - яшьләргә белем һәм тәрбия бирүне камилләштерү һәм үстерү буенча җәмәгать инициативасын яклый.
Икенче юнәлеш – хуҗалык-экономик проблемаларны хәл итү.
 - бюджет ассигнованиеләрен рациональ тотуны контрольдә тота, бакчаның үз фондын булдыра, моның өчен төрле финанс чыганакларыннан файдалана, уку йортын үстерүнең перспектив мәсьәләләрен хәл итү өчен средстволарны үзләштерүне тәэмин итә.
 Өченче юнәлеш – ныклы профессиональ әзерлек бирүнең аеруча нәтиҗәле юлларын эзли. Совет шулай ук оештыру-кадрлар мәсьәләләрен дә хәл итә:
 - директор белән бергәләп дәүләт һәм җәмәгать органнарында мәктәпнең мәнфәгатьләрен гәүдәләндерә, аның үсешен планлаштыра;
 - эш режимын (уку атнасы һәм уку дәресләренең дәвамлылыгын, өлгерешкә бәя бирү системасын, укучылар өчен кием формаларын һ.б.) билгели, кирәк булган очракта җирле халык мәгарифе советы белән килешү буенча уку елының, каникулларның башлану һәм тәмамлану срокларын үзгәртә;
- педагогик кадрларны сайлап алу һәм урнаштыруга контрольне тормышка ашыра, хезмәт урыннарына җавап бирми торган кешеләр белән хезмәт договорларын өзү инициативасы белән чыга;
- педагогик хезмәткәрләрнең, мәктәп директорларының һәм аның урынбасарларының эше турындагы отчетларны тыңлый, аларның вәкаләтләрен озайту яки туктату турында, шулай ук аларның эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертә;
 - мәктәпнең педагогик хезмәткәрләренә аттестация үткәрү тәртибен билгели, укытучыларга квалификация категорияләре бирү турында тәкъдимнәр кертә, мәктәп педагогик һәм башка хезмәткәрләрен хөкүмәт бүләкләренә, мәктәп средстволары исәбенә бүләкләүгә тәкъдим итә;
 - гамәлдәге законнар кысаларында педагогик хезмәткәрләрне һәм администрациясен аларның профессиональ эшчәнлегенә нигезсез катнашудан саклый торган кирәкле чараларны күрә;
 - база предприятиеләре җитәкчеләренең мәктәп алдындагы йөкләмәләрен үтәүләре турындагы отчетларын тыңлый.
 Советның структурасы Эшнең төп юнәлешләре нигезендә совет составында комиссия төзелә, аларның һәркайсына совет әгъзаларының һәр категориясеннән (педагогик хезмәткәрләрдән, укучылардан, ата-аналардан һәм җәмәгатьчелек) вәкил керә. Комиссиләр совет утырышларына мәсьәләләр әзерлиләр, алар чыгарган карарларның нәтиҗәлелеген тикшерәләр. Комиссия эшенә җитәкчелекне аның үз составыннан сайланган вәкил тормышка ашыра.
Категория: Мои файлы | Добавил: альфа
Просмотров: 1019 | Загрузок: 101 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Время
Погода
Кукмара
Найди свой город
Школа
Счетчик
счетчик посещений
...
браузеры

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz