Тормыш юлы
· Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Кукмара районы Байлангар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
· 1940 елда Байлангар җидееллык мәктәбен тәмамлый
· 1942 елда Сазтамак мәктәбенең башлангыч сыйныфында укытучы булып эшли
· 1943 елның сентябрендә Совет армиясе сафларына алына һәм сугышка китә. Сугыштагы батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәле ордены белән бүләкләнә
· 1947 елда Свердловск шәһәренең юридик институтның хокук бүлеген тәмамлый
· 1949 елда Свердловск өлкәсенең Сажино районына прокурор итеп билгеләнә
· 1950 елда 2 нче класслы юрист чины бирелә
· 1952 елда 1 нче класслы юрист чины бирелә
· 1954 елда Свердловск өлкәсенең Серов районына прокурор итеп билгеләнә
· 1957 елда Свердловск өлкәсенең Богданович районына прокурор итеп билгеләнә
· 1959 елда кече юстиция киңәшчесе чины бирелә
· 1959 елда Свердловск педагогия институтының филология факультетын тәмамлый
· 1962 елда Күкчәтау өлкәсе прокуратурасының тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә
· 1963 елда юстиция киңәшчесе чины бирелә
· 1965 елдан СССРның журналистлар союзы әгъзасы
· 1968 елда "Конец опасной тропы” исемле беренче китабы басыла
· 1970-1981 елларда Татарстан республика прокуратурасында эшли
· 1975 елда өлкән юстиция киңәшчесе чины бирелә
· 1979 елдан СССРның язучылар союзы әгъзасы
· 1986 елда Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Югары Советы Президиумының Указы белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. |